16+

Татарстанда ачлыктан интеккән 9 яшьлек кыз 7 килога калган

Яшел Үзәндә тугыз яшьлек бала белән булган вакыйга күпләрне тетрәндергән иде.

Яшел Үзәндә тугыз яшьлек бала белән булган вакыйга күпләрне тетрәндергән иде.

Полина – Карабаевларның олы кызлары. Гаиләдә алар биш бала. Әнисе әле яңа гына бишенче баласын тапкан. Хатын-кызлар консультациясенә ул өч баласын ияртеп килгән, ә олысы – Полина өйдә калган. Тугыз яшьлек баланың өйдә ялгызы калуын белеп, участок табиблары Полинаны күрергә барган. Фатирдагы хәлләрне күреп шаккатканнар. Яшәү шартлары, баланың хәле бик начар булган. Тугыз яшьлек кыз бары җиде килога калган. Дистрофияле баланы тиз арада хастаханәгә илткәннәр.  Хәзер  ачлыктан тилмергән бала Казан хосписында дәвалана. Карабаевларның дүрт, алты яшьлек балаларын Яшел Үзәндәге социаль приютка урнаштырганнар. Ике яшьлек кызлары Казандагы балалар йортында.

Әлеге вакыйганы Татарстанның бала хокукларын яклау буенча вәкәләтле вәкиле Гүзәл Удачина контрольдә тота. Олы кызларына карата әниләрен ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә җыеналар. “Әлегә бу башка балаларга кагылмый. Һәр гаилә белән эшләргә кирәк. Бу гаилә дә социаль авыр хәлдә буларак  исәпкә куелачак. Аларга тернәкләнү мөмкинлеге биреләчәк, ярдәм күрсәтеләчәк. Бер ел дәвамында бу гаиләне күзәтеп торачакбыз. Әгәр дә  нәтиҗәләр уңай булса, гаилә тулы булып, таркалмыйча яшәвен дәвам итәчәк.  Әгәр үзгәрешләр сизелмәсә, барлык балаларына карата да ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү яный”, – диде Гүзәл Удачина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading