16+

Татарстанда балага суккан тәрбиячене хөкем итәчәкләр

Түбән Кама районы балалар бакчаларының берсендә балага суккан тәрбияче хатынга карата ачылган җинаять эше судка җибәрелгән.

Түбән Кама районы балалар бакчаларының берсендә балага суккан тәрбияче хатынга карата ачылган җинаять эше судка җибәрелгән.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Сентябрь аенда Кама Аланы бистәсендәге «Алтын балык» балалар бакчасында эшләүче 69 яшьлек хатын тәрбияләнүчеләрнең берсенә суккан. Тикшерү версиясе буенча, хатын-кыз кызның аркасына һәм йөзенә ким дигәндә 8 тапкыр суккан. Тәрбияче үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше судка тапшырылган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading