16+

Татарстанда балалар йортында тәрбияләнүче яшүсмер кыз югалган

Татарстанда 17 яшьлек кызны эзлиләр, ул 6 декабрьдә Чистай балалар йортыннан билгесез юнәлештә чыгып киткән.

Татарстанда 17 яшьлек кызны эзлиләр, ул 6 декабрьдә Чистай балалар йортыннан билгесез юнәлештә чыгып киткән.

Балалар йортында тәрбияләнүче 2003 елда туган Светлана Белашованың хәбәрсез юкка чыгу факты буенча РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе ("Үтерү") буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР буенча Россия тикшерү комитеты идарәсе.

Югалган кызның билгеләре: кыяфәткә - 17-20 яшь, буе 175-185 см, ябык гәүдәле, озын кара чәчле, коңгырт күзле. Югалган көнне башына кара төстәге ир-ат шапкасы, өстенә кара төстәге куртка, ачык төстәге күлмәк һәм аягына кызыл кроссовки кигән.
Үзе белән кәрәзле телефоны да булган. Кызның кайдалыгын белгән кешеләр хокук саклау органнарына 8 (843) 221-74-21, 237-78-48 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading