Бүген Татарстан территориясендә һава торышының бозылуы көтелә.
Көндез һәм кичен республикада яшен һәм тизлеге 17-22 м/с булган көчле җил исүе, урыны белән боз явуы ихтимал. Көннең икенче яртысында урыны белән көчле яңгырлар булырга мөмкин, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Төнлә һәм иртән Татарстанда томан төшәчәк. Төнлә һава температурасы +14..+19 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +26..+31 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар