Татарстанда 20 апрельдән чәчтарашханәләр эшли башлаячак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хакта документны имзалады. Әлеге карар Татарстан Хөкүмәте порталында чыкты.
Эшли башлар алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү мәҗбүри таләп була. Клиентларны алдан язылу буенча кабул итәләр. Һәр клиент арасында ун минутлык интервал, хезмәткәрләр арасында 1,5 метр ераклык булырга тиеш. Клиентлар арасындагы буш вакытта бүлмәне җилләтү, коралларны дезинфекцияләү башкарылачак.
Комментарийлар