16+

Татарстанда өченче каттан бала егылып төшкән. Исәнме?

Баланы хастаханәгә илткәннәр, аның үпкәсе дә зарарланган булган.

Баланы хастаханәгә илткәннәр, аның үпкәсе дә зарарланган булган.

ГЭС бистәсенең 4нче комплекс фатирының өченче катыннан тәрәзәдән бер яшьлек бала егылып төшкән.
Фаҗига вакытында фатирда баланың 30 яшьлек әнисе һәм 61 яшьлек әбисе булган. Бала тәрәзә янында уйнап утырган. Әби баласына су бирергә дип кухняга чыга һәм баланың елаганын ишетә. Ул бүлмәгән кергәндә тәрәзә ачык була. Ул урамга йөгереп чыга һәм тәрәзә астында яткан баланы күрә. Аны өйгә алып кереп ашыгыч ярдәм чакыра.

Тикшерү өчен мәгълүмат балигъ булмаганнар эшләре бүлеге хезмәткәрләренә тапшырылган. Малайның умырткасына һәм баш сөягенә зыян килгән. 118 маддә - ялгышлык белән сәламәтлеккә авыр зыян салу нигезендә җинаять эше ачылган.

Баланы хастаханәгә илткәннәр, аның үпкәсе дә имгәнгән булган. Хәзерге вакытта бала дәвалану курсын уза. Чаллы полициясе хезмәткәрләре бу хәл буенча тикшеренү эшен башлаган, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Курэчэклэре шулай язылган булган бер хэл юк. Минем улыма21яшь 3каттан кухня тэрэзэсеннэн егылып тошкэндэ2яшьтэ 5ай идебугенгесе кондэ аллага шокер эшлэп машинада йори башында пласмас гомергэ диделэр. Курэчэкне курми,гургэ кереп булмый дигэн сузгэ ышанам инде. Шул коннэн ук,ул вакытларны узебез генэ белэбез кукмара группасын 1елдан бетерде,группа аласыгыз килсэ псих бальницада ят диеп кенэ кычкырды. Шулайда була ул. Исэнлеклэр бирсен ходаем бу балада терелер алла бирса

    Мөһим

    loading