16+

Татарстанда читтән торып кына больничный ачу өчен 4 409 гариза килгән

Больничный кәгазен ачтыру өчен 122 номерына шалтыратырга кирәк.

Больничный кәгазен ачтыру өчен 122 номерына шалтыратырга кирәк.

9 февральдән алып медицина учреждениеләренә бармыйча гына да больничный ачу өчен 4 409 гариза кергән. Бу хакта Казан буенча сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

«Поликлиникаларга бармыйча гына да, ягьни читтән төрып 2 712 больничный кәгазе ачылды», - диде Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда больничныйларны февральдән алып дистанцион рәвештә бирә башладылар. Больничныйны ачтыру өчен 122 номерына шалтыратырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading