16+

Татарстанда давыл турында кисәтү игълан ителде-яңгыр, яшен һәм боз явуы фаразлана

Татарстан Гидрометеорология үзәге республикага якынлашып килүче яңгырлар, яшен, көчле җил һәм боз белән бәйле рәвештә давыл турында кисәтү игълан итте. Һава торышы бүген кич үк начарланачак.

Татарстан Гидрометеорология үзәге республикага якынлашып килүче яңгырлар, яшен, көчле җил һәм боз белән бәйле рәвештә давыл турында кисәтү игълан итте. Һава торышы бүген кич үк начарланачак.

«9 август кичендә, 10 август көнне төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле яңгыр, боз явуы көтелә. Давыл чыгуы ихтимал, җил секундына 15-20 метрга көчәячәк", - диелә хәбәрдә.

Шимбә көнне, 10 августта, аязучан болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, ә көндез көчле яңгыр явып үтәчәк. Шулай ук яшен булыр дип көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатышка күчеп, яшен вакытында җил секундына 15-20 метрга көчәячәк, минималь температура төнлә +17 градуска кадәр, ә көндез +19 +24 градуска кадәр булыр дип көтелә.

Татарстан Гидрометүзәге башлыгы Феликс Гоголь әйтүенчә, җәйнең соңгы аенда Казанда уртача температура +18,3 градуска, республикада +17,7 градуска җитәчәк. Татарстан башкаласында явым-төшем 54,1 мм тәшкил итәчәк, тулаем төбәк буенча — 54,4 миллиметр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading