Татарстанда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, кабат кисәтү игълан ителде.
Урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстан территориясендә шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
«12-17 июньдә республика территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булыр дип көтелә (4 класс), көнчыгыш районнарда кайбер урыннарда урманнарда янгын чыгу куркынычы сакланачак (5 класс)», – дип билгеләп үтә метеорологлар.
Моңа кадәр мондый кисәтүләр берничә тапкыр таратылды, соңгысы 27 майда иде.
ТР Гидрометүзәге фаразлавынча, Татарстанга эсселек кайта — көндез эш көннәрендә температура 35 градуска җитәчәк.
Комментарийлар