Лаеш районында «Идел буенда халыкара кыр көннәре» башланды, ул 2 июльгә хәтле дәвам итәчәк. Әлеге чара Татарстанда икенче тапкыр үткәрелә, Германиянең DLG компаниясе белән берлектә оештырыла.
Германиядә уздырылган «Халыкара кыр көннәре»ндә көзен чәчелә торган культураларга, кукурузга басым ясалган булса, Татарстанда бодай, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, шулай ук куак һәм агачларны күрергә була. Сирәк очрый торган соя, люпин кебек үсемлекләр белән дә танышырга мөмкин.
Татарстан Министрлар кабинеты карары нигезендә, республика авыл хуҗалыгы өлкәсендә бәрәңге һәм кошчылыкны үстерү максаты куелган. «Идел буенда халыкара кыр көннәре» кысаларында да әлеге ике юнәлеш үрнәкләренә өстенлек бирелгән.
- «Идел буенда халыкара кыр көннәре»ндә катнашуыбызның максаты - үзебез ирешкән уңышларны башкаларга да күрсәтү, - ди Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров. - Фәнни казанышларыбыз, тәҗрибәбез белән уртаклашасыбыз килә.
Без барлык юнәлешләрдә дә: көзге һәм язгы культуралар, борчак культуралары, җимеш агачларын тәкъдим итәбез. Селекция эше утыз юнәлеш буенча алып барыла. Без үзебезнең җирлектә уңыш бирә торган сортларга өстенлек бирәбез. Авылда егетләр үскәндә әйтәләр бит, бер сукканнан егылма дип, игеннәрнең дә нәкъ менә шундыйлары кирәк. Яңгыр бәреп яуса да, корылык булса да, алар чыдам булсыннар. Узган ел әлеге чарада сигез меңләп кеше катнашкан иде, быел да килүчеләр саны шуннан ким булмас. Бирегә Россиянең 35 төбәгеннән һәм егермеләп чит илдән килгәннәр. Шәхси хуҗалыклар вәкилләрен дә көтәбез, килсеннәр, кызыклы яңалыклар күп.
Мира Пономарева биология фәннәре докторы, профессор, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белгече. «Хәят» атлы бодайларны алар уйлап таба.
- Кыр көннәре - аралашу, нәтиҗәләр белән уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек. Институтның башкаларга күрсәтерлек уңышлары да күп. Безнең өлкәдә эшләүче белгечләр, гадәттә, үзләренең эш нәтҗәләрен күрмичә дә кала, яңа сорт орлыкны булдыру өчен дистә еллар кирәк. Бу уңайдан без бәхетле. 35 ел эшәү дәверендә җиде сортта арыш китереп чыгардык. Соңгысын, Казаныбыз хөрмәтенә, «Зилант» дип атадык. «Зилант» - 18 еллык хезмәт нәтиҗәсе, икмәк пешерү өчен бик яхшы сорт. Кеше организмы өчен арыш бик кирәк, ул ашкайнату органнарын чистарта. Арышта, гомумән, ана сөтендәге файдалы элементлар бар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бүген без яңа сортлар өстендә кулланучыны күз алдында тотып эшлибез. Мәсәлән, бер сорттагы бодай - терлекләр өчен, икенчесе - икмәк пешерү өчен, - диде профессор.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан бүлекчәсе биопрепаратлар тәкъдим итә. Алар биләгән мәйдан бик күпләрне кызыксындырган.
- Кыр көнендә бөтен яңалыклар белән бер мәйданда танышырга мөмкин: җир эшкәртү алымнары, технологияләр, яңа төрле сортлар, биопрепаратлар. Без үзебез биопрепаратлар тәкъдим итәбез. Алар белән кызыксыну елдан‑ел арта, чөнки нәтиҗә бар. Кеше организмына һәм табигатькә дә зыян салмыйча гына югары уңыш алып булуын бүген практикада күрәбез. Биопрепаратларга өстенлек бирүнең иң зур сәбәпләренең берсе - ул кыйммәт түгел, чыгымнар бик тиз аклана. Зур хуҗалыклар, агрохолдинглардан тыш, шәхси хуҗалыкларга да ярдәм итүне күздә тотып, «Казан» агросәнәгать паркында биологик препартлар сату өчен сәүдә ноктасы булдырдык. Анда безнең консультант эшли, ул барлык препаратларның үзлеген, өстенлеген аңлата, - диде Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Вәгыйз Минһаҗев.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Комментарийлар