16+

Татарстанда Көнбатыш Нил бизгәгеннән ике кеше үлгән

Татарстанда Көнбатыш Нил бизгәге аркасында ике кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Татарстанда Көнбатыш Нил бизгәге аркасында ике кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Бу авырудан ике үлем очрагы расланган», – диелә хәбәрдә.

Көнбатыш Нил вирусын йөртүчеләр булып черкиләр тора, ә кошлар һәм кимерүчеләр - инфекция резервуары.

Авыру вакытында нык агулану билгеләре: бигрәк тә маңгай һәм күз тирәләрендә көчле баш авырту, күз алмалары, муен һәм бил мускуллары авырту күзәтелә.

Агулану нык көчле булганда берничә тапкыр косу, аппетит булмау, йөрәк тирәсе авырту, ул туктаган кебек хис, күкрәк читлегенең сул ягында башка начар тойгылар күзәтелә.

Нигездә тропик һәм субтропик төбәкләрдә таралган. Ә инде россиялеләр бу төбәкләргә күпләп чыга башлагач, бездә, бигрәк тә көньякта еш күзәтелә, чөнки анда вируска яшәү өчен шартлар кулайрак. Беренче чиратта кошлар, шулай ук ул кешеләр һәм күп кенә имезүче хайваннар (атлар, мәчеләр, ярканатлар, этләр, борындыклар, скунслар, тиеннәр, йорт куяннары һәм башкалар) авыру йоктырган черки тешләү нәтиҗәсендә бу вирусны эләктерә ала.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading