16+

Татарстанда контрактчыларга хәрби ипотека алу мөмкинлеге биреләчәк

Хәрби хезмәткәр контрактка кул куйгач ук, тупланма-ипотека системасында (НИС) катнашу хокукын ала.

Хәрби хезмәткәр контрактка кул куйгач ук, тупланма-ипотека системасында (НИС) катнашу хокукын ала.

Бу банктан акча алу һәм аны үз тупланмалары белән бергә Россия Федерациясенең теләсә кайсы төбәгендә торак сатып алу өчен куллана алуын аңлата. Бу хакта Казанда контракт хезмәтенә сайлап алу пункты башлыгы Евгений Токмаков хәбәр итте.

Тупланма-ипотека системасы контракт буенча хәрбиләр өчен торак тәэмин итү формасы булып тора. Әлеге система кысаларында һәр хәрби хезмәткәргә индивидуаль тупланма счет ачыла, аңа ел саен билгеле бер сумма кертелә. 2023 елда ул 349 614 сум тәшкил итә.

Торак сатып алу өчен хәрби хезмәткәр үзенең тупланмаларын да, банктан алынган заем акчаларын да куллана ала. Әмма кредитны хәрбиләр үзләре түгел, ә «Росвоенипотека» дәүләт учреждениесе аша түләнәчәк. Өч еллык хезмәт стажы булганда, тупланма-ипотека системасына керергә мөмкин. Контракт буенча хезмәттә катнашучы хәрбиләр тупланма-ипотека системасына кергәннән соң ук торак сатып ала ала.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading