8 июнь көнне иртәнге сәгать алтыда Түбән Каманың Соболеков трассасында җитди юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Россиядә җитештерелгән җиңел машинада 19 яшьлек егетләр утырган була. "Тугызлы" автомобиленнән тимер өеме генә калган.
Түбән Кама муниципаль башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов хәбәр иткәнчә, "тугызлыда" утырган пассажир һәлак булган. Шоферның тормышы өчен табиблар көрәшә, әмма аның хәле бик авыр, дип бәяләнә.
Беренчел версия буенча, автомобиль йөртүчесе идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан. Биредә ул тагын өч автомобиль белән бәрелешкән.
— "Тугызлы" автомобиль янында спиртлы эчемлекләрдән калган буш шешәләр чәчелеп ята, әмма машина йөртүчесенең канында алкоголь булу - булмавын экспертиза билгеләячәк, — дип билгеләп үтте Роман Булатов.
Тагын ике җиңел автомобиль йөртүчеләре уртача авырлыктагы җәрәхәтләр алган, йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.
Фото: НТР-24
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар