29 март көнне Лада Ларгус һәм Ивеко йөк машинасы катнашында коточкыч юл һәлакәте килеп чыккан. Беренчел мәгьлүматларга караганда, такси хезмәте күрсәткән Лада Ларгус йөртүчесе каршы як полосага килеп чыккан һәм каршы килүче йөк машинасы белән бәрелешкән. Машина газ белән җиһазландырылган булган, баллон шартлап, автомобиль мизгел эчендә яна башлый. Ут йөк машинасына да күчә. Лада Ларгуста утырган 6 кеше, 5 пассажир һәм йөртүче каза урынында вафат була. Пассажирлар арасында 6 яшьлек бала да була. Әлеге һәлакәттә бердәнбер исән калган Лада Ларгусның пассажиры төнлә хастаханәдә җан бирә.
Комментарийлар