16+

Татарстанда күпме кешенең хәерчелек чигендә яшәгәне билгеле булды

Татарстан хәерчелек белән көрәшү өлкәсендә лидерлар рәтендә, ди хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Татарстан хәерчелек белән көрәшү өлкәсендә лидерлар рәтендә, ди хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Татарстанда 254 мең кеше хәерчелек чигендә яши, дип белдерде бүген Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Аның сүзләренчә, Татарстан хәерчелек белән көрәшү өлкәсендә лидерлар рәтендә.

“2030 елга хәерчелекне бетерү бурычы куелды. Республикада 254 мең кеше хәерчелек чигендә, ягъни аларның кереме 10 756 сумнан да азрак”, - диде министр.

Статистик мәгълүматлар буенча, 2020 елда хәерчелек чигендә яшәүчеләр 6,6 процент, ягъни 257,5 мең булган. Россиядә андыйлар саны 17,8 млн кеше тәшкил итә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading