16+

Татарстанда күршесенең борынын тешләгән ир кырыс режимдагы төзәтү колониясенә озатылачак

Яшел Үзән шәһәрендә, талашкан вакытта ачудан күршесенең борын очын тешләгән 43 яшьлек ир-ат хөкем ителгән.

Яшел Үзән шәһәрендә, талашкан вакытта ачудан күршесенең борын очын тешләгән 43 яшьлек ир-ат хөкем ителгән.

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы элек хөкем ителгән 43 яшьлек Денис Голобородькога карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләүчесен хуплаган. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 111 нче маддәсенең 1 нче часте (сәламәтлеккә авыр зыян салып, йөз кыяфәтен төзәлмәслек итеп бозу) буенча җинаять кылуда гаепле табылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд тарафыннан ачыкланганча, 2016 елның 16 нчы декабрендә, Голобородько тулай торакта вакытта күршеләренең тавышына уянып китә. Стена артында гаилә парының бик нык ачуланышкан мәле була. Ир-ат 27 яшьлек күршесенә кисәтү ясый, аннары аны коридорга чакыра, биредә алар арасында сүз көрәштерү башлана. Талаш кискенләшеп китә, һәм Голобородько каршысындагы күршесен куллары белән тотып алып, аның борын очын тешли. Бу зыян күрүченең йөзе бозылуга китерә, җәрәхәтнең эзе дә кала.

Суд утырышында хөкемгә тартылучы үз гаебен тулысынча таныган. Суд, дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, аны 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итә. Ир-ат үз җәза вакытын кырыс режимдагы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Суд карары законлы көченә кермәгән.



Интертат



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading