16+

Татарстанда күп балалы гаиләләр таныклыгы барлыкка киләчәк

Документ 1 октябрьдән эшли башлый.

Документ 1 октябрьдән эшли башлый.

2024 елның 1 октябреннән Татарстанда күп балалы гаиләләргә сертификат кертеләчәк. Бу хакта «Татарстан Онлайн» туры эфирында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

- Әлеге сертификат күбрәк мәдәният учреждениеләре өчен кирәгрәк. Барлык социаль ярдәм чаралары автомат рәвештә алына. Хәзер һәр күп балалы гаилә үз статусын раслый алачак, - дип аңлатты ведомство башлыгы.

Документны алу өчен социаль яклау бүлегенә паспорт һәм ата-аналарның ике фотосы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Зарипова сүзләренчә, чиратлар барлыкка килмәс өчен министрлык график төзегән. Кабул итүгә чакырулар гаиләләргә смс буенча киләчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading