16+

Татарстанда Курск өлкәсе кешеләре өчен махсус счет һәм ярдәм җыю пунктлары ачылды

Бүген Татарстанда Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю эше башланып китте.

Бүген Татарстанда Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю эше башланып китте.

Казанда аларга кирәкле әйберләрне җыю өчен ике нокта оештырылган, тагын берсе Чаллыда эшли. Акча җыю өчен дә махсус счет да булдырылды.

Эшне «Ярдәм янәшә!" республика хәрәкәте алып бара. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарыла.

Татарстан башкаласында әйберләрне ике адрес буенча кабул итәләр:

  1. Патрис Лумумба ур., 4 йорт, каб.112
  2. Вишневский ур., 10 йорт, керү Лесгафт ур. ягыннан.

Чаллыда гуманитар ярдәмне «Далини» компанияләр төркеменә Таң ур., 136/1 адресына китерергә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading