16+

Татарстанда миллионер хатын ирен карау өчен няня эзли

Чаллыда яшәүче хатын ире өчен няня эзләү турында белдерү урнаштырган.

Чаллыда яшәүче хатын ире өчен няня эзләү турында белдерү урнаштырган.

Ул популяр реклама сайтына эленгән, дип яза НТР - 24 телеканалы сайты. 

— Мин миллионерша, биюти-укытучы. 48 яшьлек ирем өчен няня эзлим, атнага 5 тапкыр өйгә килергә кирәк. Эш көннәрендә 8дән 20гә кадәр (бәлки сәгатьләр һәм көннәр артыр да) эшләү таләп ителә, — диелә белдерү текстында.
Няняның вазифаларына - ир белән бергәләп приставкада уйнау һәм хоккей карау, төшке аш йокысын оештыру, тәүлегенә 2 тапкыр пилмән ясау керә.
Шулай ук әлеге хезмәткәр Михаил Круг һәм «Вороваек» җырларын, Вовочка турында анекдотларны, хоккей жаргонын һәм xBox уеннарын белергә тиеш.
12 сәгатьлек эш көнендә аена 100-150 мең сум акча түләргә вәгъдә итәләр.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading