Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, Татарстанда өч мобилизация пункты бар. Аларның һәркайсында тәүлек буе ашыгыч медицина ярдәме машинасы кизү тора, көндез табиб — шәфкать туташлары бригадалары ярдәм күрсәтә.
Владимир Жаворонков ачыклык керткәнчә, хәзерге вакытта хәрби комиссариатларда беренчел медицина комиссияләре эшли башлый, анда мобилизацияләнергә тиешле кешеләр сәламәтлекләренә бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Ә биредә эшләүче белгечләрнең бурычы - кирәк булганда чакырылган ирләрне тикшереп, аның хәрби хезмәткә яраклымы түгелме икәнлеге турында бәяләмә язачаклар. «Патриот» республика спорт-патриотик һәм армиягә кадәр яшьләрне әзерләү үзәге базасында медицина комиссиясе эшли башлаган. Биредә ир-егетләребез икенче дәрәҗә тикшерү узачак. Аннан соң гына мобилизацияләнгән гражданнарны Казанның дәвалау учреждениеләренә тикшеренүгә җибәрәчәкләр.
"Медицина тикшерүе вакыты диагноз куюга бәйле. Бездә мобилизацияләнүчеләр белән „яшел коридор“ принцибы буенча эш оештырылган. Төгәл диагноз куелсын өчен, без куелган бурычларны 1-3 тәүлек эчендә башкарырга тырышабыз. Болар барысы да тиешле эш сыйфаты өчен эшләнелә, безнең яктан хаталар булырга тиеш түгел. Мобилизация кампаниясенең башында ук сәламәтлеге белән бәйле проблемалары бар икән, аларны мобилизацияләү пунктында һичшиксез караячаклар. Без һәр мобилизацияләнгән кеше буенча эшләргә әзер", - дип белдерде министр урынбасары.
Әмма Владимир Жаворонков кешенең нинди авырулар белән мобилизацияләнергә тиеш түгеллеген аныклый алмады, чөнки бу мәсьәлә «Патриот» базасында эшләүче медицина комиссиясе күзәтчелегендә. Табиб сүзләренә караганда, әлеге медкомиссия Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Оборона министрлыгының хәрби госпитале, хәрби комиссариатның медицина хезмәте көче белән оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар