Шулай ук беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтә торган медицина оешмаларына, авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан медицина оешмаларына 867,82 млн сумлык суммага 1979 берәмлек медицина җиһазы сатып алынды.
Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче медицина оешмалары, һәм шулай ук авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм кече шәһәрләрдәге медицина оешмалары өчен 3 берәмлек автомобиль транспорты кайтарылды. Алар пациентларны – медицина оешмаларына, медицина хезмәткәрләрен пациентларның яшәү урынына йөртү, шулай ук тикшерү өчен биологик материалларны илтү, ерак урнашкан районнарда яшәүчеләргә дару препаратлары китерү өчен кирәк.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү төбәк проекты төп максаты – сыйфатлы һәм үтемле медицина ярдәмен, шул исәптән кече торак пунктларда һәм республиканың ерак почмакларында яшәүче кешеләргә уңайлы шартларда күрсәтү.
Комментарийлар