16+

Татарстанда сәүдә үзәгендәге янгын вакытында кешеләр зыян күргән

Чаллының "Европа Үзәге" сәүдә үзәгендә янгын вакытында кешеләр зыян күргән.

Чаллының "Европа Үзәге" сәүдә үзәгендә янгын вакытында кешеләр зыян күргән.

Икенче каттагы павильонда әйберләр янган. 

Чаллының «Европа Үзәге» сәүдә үзәгендәге янгында ике кеше зыян күргән. Алар газ белән агуланган, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

23 август көнне төшке аш вакытында Тынычлык проспектындагы 24а йортта янгын чыккан. Ачыкланганча, икенче каттагы павильонда әйберләр яна башлаган. Янгынның мәйданы 10 кв.м тәшкил итә. Бина эчендәге кешеләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгәнче үк эвакуацияләнәләр. Янгынны 12:50 сәгатьтә сүндергәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading