Ир-атның гәүдәсен йорты янында тапканнар.
Узган җәйдә ул судья итеп билгеләнгән.
Казанның Киров район судында хезмәт иткән федераль судья 8 июнь төнендә һәлак булган. Аның гәүдәсе ир-ат яшәгән Ямашев проспектындагы йорт янында табылган.
Беренчел мәгълүматларга караганда, 42 яшьлек хөкемдар 12 нче каттагы фатирының тәрәзәсеннән егылып төшкән. Фаҗиганең шартларын оперативниклар тикшерә.
Узган җәйдә ир-ат судья итеп билгеләнгән. Административ һәм гражданлык эшләре буенча эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар