16+

Татарстанда талпан тешләүләре саны 12 процентка арткан

Татарстанда талпаннар сезоны уңай һава торышы аркасында әле тәмамланмаган - паразит тешләүләре саны 2023 ел белән чагыштырганда 12 процентка арткан.

Татарстанда талпаннар сезоны уңай һава торышы аркасында әле тәмамланмаган - паразит тешләүләре саны 2023 ел белән чагыштырганда 12 процентка арткан.

Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Сезонны талпан тешләү буенча бераз үсеш белән тәмамлыйбыз. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда талпан тешләүләр саны 12 процентка диярлек арткан. Август ахыры һәм сентябрь башында, гадәттә, талпаннарның кешеләргә күпсанлы «ябышуы» күзәтелә, бигрәк тә гөмбә җыючыларга. Кием якты, калын булырга һәм тәннең барлык өлешләрен капларга, аяк киеме табаннарны тулысынча ябарга тиеш. Урманда һәр 15 минут саен үзеңдә талпаннарның барлыгын тикшерергә кирәк, репеллентлардан файдаланырга онытмагыз», –  дип искәртте Авдонина профилактикалау чаралары турында.

Исегезгә төшерәбез, 3 сентябрьдәге мәгълүматларга караганда, талпан сезоны башланганнан бирле, 9,9 меңнән артык татарстанлы медицина учреждениеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Роспотребнадзорда билгеләп үтүләренчә, 2024 елда белгечләр кешеләрдән алынган 5,3 мең талпанны тикшергән. 1 012 талпанда боррелиоз, бишесендә вируслы энцефалит тапканнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading