Түләүнең чик күләме 2024 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.
Татарстанда машиналарны техник карау өчен түләүнең чик күләме расланды, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак. Тиешле карар Хөкүмәт порталында пәйда булды.
Техник тикшерү транспортның төрле категорияләре буенча кыйммәтләнә. Шулай итеп, М1 категориясенә (машина йөртүчедән тыш утыру өчен 8 урыннан артык булмаган җиңел автомобильләр) түләү күләме 913 сумнан 1022 сумга кадәр артачак.
М2 категориясе өчен (пассажирлар өчен 8 урыннан артык каралган, авырлыгы 5 тоннадан артмаган пассажирлар ташу өчен транспорт) 1563 сумнан 1749 сумга кадәр булачак.
Комментарийлар