16+

Татарстанда уртача хезмәт хакы 59,9 мең сум тәшкил иткән

Татарстанда гыйнвар йомгаклары буенча уртача хезмәт хакы 59 мең сумнан артып китә.

Татарстанда гыйнвар йомгаклары буенча уртача хезмәт хакы 59 мең сумнан артып китә.

Татарстан Идел буе федераль округында уртача хезмәт хакы буенча алдынгы урында тора. Статистика буенча, ноябрьдән гыйнварга кадәрге чорда төбәктә уртача хезмәт хакы 59 мең сумнан артып китә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында хәбәр итте.

Хезмәт хакы иң түбән булган тармаклар арасында спикер күчемсез милек белән операцияләрне һәм хезмәт күрсәтү өлкәсен атады.

Зарипова сүзләренчә, бүген эш бирүчеләр киңәйтелгән социаль гарантияләр, туклану һәм транспорт чыгымнарын компенсацияләү, шулай ук белгечләрне җәлеп итү өчен өстәмә медицина хезмәте тәкъдим итә.

Аларның кайберләре шулай ук торак арендасын каплыйлар яки эшчеләргә ипотека программасында катнашырга булыша, стимуллаштыручы түләүләр тәкъдим ителә.

Язмага реакция белдерегез

1

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading