16+

Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирусның 32 яңа очрагы ачыкланган

Соңгы тәүлектә республикада коронавирусның 32 яңа очрагы теркәлгән.

Соңгы тәүлектә республикада коронавирусның 32 яңа очрагы теркәлгән.

Безнең төбәктә әлеге йогышлы чир йоккан кешеләр саны 7480 кешегә җиткән, дип хәбәр итте журналистлар белән булган очрашуда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. 

Барлык 32 кеше дә элек чирләүчеләр белән якын элемтәдә булган, читтән кайтучыларда бу чир табылмаган. 9 кеше хастаханәгә озатылган, 23 хаста исә  өйләрендә дәвалану уза.

Иң күп авырып китүчеләр Казанда - 26 кеше, берәр чирләү очрагы - Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Мамадыш, Минзәлә һәм Питрәч районнарында ачыкланган. Пандемия игьлан ителгәннән бирле, 6362 кеше бу авырудан сәламәтләнгән, шул исәптән 21есе узган тәүлектә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нишлэп шул кадэр аз итеп курсэтэсез , котыра гына бит бу авыру . Борынгыдан килгэн , чирен яшергэн улгэн дигэн эйтемне дэ онытмагыз

    Мөһим

    loading