16+

Татарстанда яшәүче берәү IKEAдан алынган уенчык акуланы 900 мең сумга сата

Татарстанда яшәүче берәү IKEAдан алынган "Блохэй" акуласын 900 мең сумга сатуга чыгарган.

Татарстанда яшәүче берәү IKEAдан алынган "Блохэй" акуласын 900 мең сумга сатуга чыгарган.

Белдерү товарлар сату буенча популяр сервиста барлыкка килгән.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Россиядә һәм Белоруссиядә IKEA кибетләренең вакытлыча ябылулары турында игълан итте. Өй өчен товарлар сатучы швед кибетләренең эше 31 майга кадәр туктатылачак.
IKEAда сатылучы популяр йомшак уенчык өчен бәяне 2,5 дән 900 мең сумга кадәр куйганнар. Әйтик, Горки районында яшәүче берәү аның өчен 4 мең сум сорый, ә Авиатөзелеш районында акуланы 700 000 сумга саталар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading