16+

Татарстанда яшәүче бер хатын кредитка алган миллион сумнан артык акчасын мошенникларга күчергән

Интернет челтәре аша кешеләрне алдалау фактлары көн дә теркәлеп тора.

Интернет челтәре аша кешеләрне алдалау фактлары көн дә теркәлеп тора.

Кама Тамагында яшәүче хатын-кызга мошенниклар телефоннан шалтыратып, үзләрен Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре булып таныштырганнар. Аңа банк картасы мәгьлүматлары мошенникларга эләккән, дип хәбәр иткәннәр. Ә бу хакта туганнарына һәм якыннарына хәбәр итәргә ярамый икән.

Тикшерүне дәвам итү өчен "алдар полицейскийлар" аңа акчаларын берничә банк счетына күчерергә "киңәш иткәннәр". Куркуга төшкән хатын, акчам юк, дип җавап биргән. Мошенниклар исә, психологик басым ясауны дәвам итеп, аңа тиз арада банктан кредит алып алар әйткән счетка акча күчерергә һәм кредит автомат рәвештә капланачак диләр. Ул шулай эшли дә.

Шул рәвешле, Кама Тамагында яшәүче хатын миллион сумнан артык кредит алып бурычка бата. Бичаракайга банктан шалтыратып, бурычларын түләүне таләп итә башлыйлар, шуннан соң бу "полицейскийларның" мошенниклар икәнен аңлап ала. Шуннан соң ул чын хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән. Хәзер тикшерү бара. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading