16+

Татарстанда яшәүче мәет яшергән өчен штраф түлиячәк

Татарстан кешесе мәет яшергән өчен, 10 мең штраф түлиячәк.

Татарстан кешесе мәет яшергән өчен, 10 мең штраф түлиячәк.

Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.

Үтерү факты узган ел май аенда Ютазы авылында булган. Хатын-кыз бергә яшәүче ир-ат белән ачуланышып, аңа пычак кадаган. Алган яралардан ир-ат урында ук үлгән.

Шул авыл кешесе ирексездән биредә шаһит булган. Ул бу хакта хәбәр итәсе урында, икенче көнне хатынга җинаять эзләрен яшерергә булышкан. Кан тапларын юганнар. Мәетне ир-ат базга салып күмеп куйган.

Җинаять эшендәге ролен исәпкә алып, Ютазы районы суды ир-атны Россия Җинаять кодексының “Җинаятьне яшерү” маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм 10 мең штраф түләү турында карар чыгарган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading