16+

Татарстанда ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы тоткарланган.Сәбәбе...

Татарстанда ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгын 100 мең сум ришвәт өчен тоткарлаганнар.

Татарстанда ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгын 100 мең сум ришвәт өчен тоткарлаганнар.

Татарстанда Яңа Чишмә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Евгений Михайловны ришвәт алуда шикләнелеп тоткарлаганнар. 

Тикшерү версиясе буенча, «Оргспецтранспорт» компаниясе мәнфәгатьләрендә эш иткән арадашчылар Михайловка 100 мең сум акча тапшыра. Бу сумма аркасында фирманың машина  йөртүчеләрен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартмаячаклар дип уйланыла.

"Оргспецтранспорт" Яңа Чишмә районы территориясендә төзелеш һәм юл материалларын ташу белән шөгыльләнә. Аның шоферлары күп тапкырлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган.

Нәтиҗәдә, арадашчы да тоткарлана, аңа инде сак чарасы сайлана. Бу эш буенча рәсми мәгълүмат әлегә юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading