16+

Татарстанда «йөзяшәр»ләр саны арткан

Татарстанда 100 яшьтән узган 316 кеше яши. Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Биектау районына сәфәре барышында журналистларга шул хакта хәбәр итте.

Татарстанда 100 яшьтән узган 316 кеше яши. Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Биектау районына сәфәре барышында журналистларга шул хакта хәбәр итте.

Сәфәр кысаларында министр Өлә авылында яшәүче, шушы көннәрдә 102 яшен тутырган Сәгадәтбану Җиһаншинаның хәлен белде.

«Бүген дөньяда да, Россия Федерациясендә дә, Татарстан Республикасында да вазгыять шундый – эшкә сәләтле яшьтән өлкәнрәкләр саны артканнан-арта бара. Республикада алар 25-27 меңгә җитә», - ди Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренчә, узган елда Татарстанда 100 яшьтән узган 273 кеше яшәгән.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading