16+

Татарстанда «Үзеңнең бурычларыңны бел» бөтенроссия акциясе узачак

Бөтендөнья куркынычсыз интернет көне кысаларында “Үз бурычларыңны бел” бөтенроссия мәгълүмати акция узачак. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Елена Варфоломеева хәбәр итте.

Акция мәгълүмати характерда булачак һәм гражданнарның хокукый һәм финанс белеме дәрәҗәсен күтәрүгә, физик һәм юридик затларга мәгълүмати куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатуга юнәлтелгән. Әлеге чара барышында гражданнар башкарма җитештерү турында төгәл белешмәләр алу мөмкинлекләрен рәсми чыганаклар: Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең интернет-сайтында «Банк данных исполнительных производств» сервисы, Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет, «ФССП России» мобиль кушымтасы аша белә алачак.
Моннан тыш, татарстанлылар өйдән чыкмыйча гына, бурычның булу-булмавы турында мәгълүматны тикшерергә, әҗәтләрне каплау исәбенә акча күчерүнең куркынычсыз ысуллары, электрон формада мөрәҗәгать итү, гариза, үтенечнамә һәм әлеге төр хезмәтнең рәсми сервисларын файдалануның башка мөмкинлекләре турында белә алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading