16+

Татарстандагы кафеларның берсендә ашаганнан соң, 9 кеше агуланган

Бу хакта Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итте.

Бу хакта Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итте.

Чаллыдагы  кафеларның берсендә ашаганнан соң, 9 кеше агуланган

Хәзерге вакытта 6 кеше хастаханәдә, 3-се өендә дәвалана. Шәһәрдәшләрнең 4 сендә сальмонеллёз ачыкланды, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" газетасы. 

Алар кафедан роллы һәм "Цезарь" салат ашаган булган.

Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тикшерү үткәрде. Ризык пешерүдә кагыйдә бозулар ачыкланган. Персоналның медосмотр үтүдә дә кимчелекләре бар. Әлеге вакыйга буенча протокол төзелде. Роспотребнадзор эшне судка тапшырды. Суши-барның ябылуын таләп итә. 

ТР Тикшерү комитеты да тикшерү үткәрә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading