Татарстанның бер районына бүреләр ияләшкән
Ана бүре урман территориясендә яши дип фаразлана.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Ана бүре урман территориясендә яши дип фаразлана.
Бүрене беренче булып Зәй районы Чыбыклы авыл җирлегенең Суык Чишмә авылы урман хуҗалыгы хезмәткәре күреп алган. 19 майда "Шайтан яр" урман полосасы эчендә бер куаклыкта ана бүрегә тап булган. Бу очрашуны ул фотога төшереп алган, дип яза "Новости Заинска".
— Бәлки, ул Зәй районы аша күчеп йөрүче бүредер. Әмма җанварның даими яшәү урыны эзләп йөрү ихтималы да бар, – ди Татарстан биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Әдиб Габдрахимов.
Аның сүзләренчә, 22 май көнне иртән Зәй урманчылары Кармалка авылы янындагы урман полосасында бүре күрүләре турында кабат хәбәр иткәннәр. Димәк, кыргый җанвар кешеләрнең йортлары янында гына йөри һәм куркыныч тудыра.
«Кармалы» һәм «Елховлес» аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре Зәй районында бүре үрчүен туктату максатыннан, ана бүрене табу һәм юк итү максатыннан көндезге һәм төнге патрульгә чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Белгечләр комлык баланың сәламәтлегенә зыян китерә ала, ди
-
#Кыскача яңалыклар
Бөгелмә районын кем җитәкләячәге билгеле булды
-
#Йолдызнамә
Гел җитди булу кирәкми: 28 май – 4 июньгә йолдызнамә
-
#Кыскача яңалыклар
Хәрбиләр һәм ветераннар өчен күңелле яңалык
-
#Язмалар
Янгын чыгып, алты ятим бала йортсыз калган
Комментарийлар