16+

Татарстанның биш районында туфракның коры булуы ачыкланган

Республиканың Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь мәгълүматлары буенча, өч декада дәвамында Азнакай, Минзәлә, Арча, Мөслим, Кайбыч районнарында туфракның чәчү катламындагы дымлылык 10 миллиметрдан артмаган.

“Мөслимдә тагын бер куркыныч күренеш пәйда булды. Өч көн дәвамында (15-17 июньдә) җилнең тизлеге секундына 7 метрдан, һава температурасы 25 градустан артты, ә дымлылык 30 проценттан югары булмады”, - ди Гоголь. Бу да җирне корылыгы турында сөйли.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр итүләренчә, явым-төшемнәрнең җитмәве уңышка йогынты ясый, әмма нәтиҗәләр турында әйтергә иртәрәк. Район җирлекләрендә яхшы уңышка ирешү өчен төрле чаралар күрелә.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading