16+

Татарстанның балалар һәм үсмерләр приютларына ярдәм күрсәтелә

Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Бердәм Россия" сәяси партиясе депутатлары белән берлектә 2016 елда «Бергә булдырабыз» дигән яңа проект башлап җибәрде. Ул республиканың 18 балалар һәм үсмерләр приютына ярдәм күрсәтүгә нигезләнгән.

Максаты - киң җәмәгатьчелек игътибарын андагы проблемаларга юнәлтеп, әти-әни назыннан мәхрүм калган балаларга күңелләрен юатырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм күрсәтү.
Социаль приют попечительләре советының киңәйтелгән утырышлары Питрәч, Балык Бистәсе районнарында узды. Бүген исә Әгерҗедәге "Ласка" һәм Менделеевск районындагы "Камские зори" приютларында үтә.

Бу оешмалар заманчалаштырылган. "Ласка" приютында мәсәлән, төрле түгәрәкләр уза торган кабинетларны төзекләндергәннәр, спорт мәйданчыгында футбол уйнар өчен барлык шартлар тудырылган. "Камские зори"да исә райондагы мәшгульлек үзәге, спорт-сәламәтләндерү комплекслары, боз сарае белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading