16+

Татарстанның атказанган артисты вафат булган

Кичә Австралиядә яшәүче Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Камалова вафат булган.

Кичә Австралиядә яшәүче Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Камалова вафат булган.

Бу хакта социаль челтәрдә аның продюсеры Александр Чепарухин хәбәр иткән. "Бүген Зөлфия безнең арабыздан китте. Соңгы сәгатьләрендә аның янында кызы Зифа белән ире Эндрю булдылар. Мин аның белән үзем соңгы тапкыр узган атнаның башында сөйләштем. Ул яшисе көннәре санаулы икәнен ул аңлый иде, әмма могҗизага өметен югалтмады" дип язган ул.

Зөлфия Камаловага 8 августта 55 яшь тулган иде.

Шул көннәрдә ул яман шеш белән көрәшүе турында хәбәр иткән иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

14

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading