16+

Татастанда коточкыч юл һәлакәтендә ике бертуган һәлак булган

3 августта Чүпрәле районында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә җан биргән ике пассажир апалы-сеңелле булып чыккан.

Татастанда коточкыч юл һәлакәтендә ике бертуган һәлак булган

3 августта Чүпрәле районында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә җан биргән ике пассажир апалы-сеңелле булып чыккан.

Алар икесе дә Түбән Чәке авылында гомер иткәннәр, олысы 1990 елгы, ә кечесе 2001 елда туган. Олысы Светлананың 14 һәм 4 яшьлек ике кызы калган. 

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, 3 август көнне кичке сәгать 20: 00дә Татар Шатрашаны авылы янында "Лада" җиңел автомобилен йөртүче югары тизлек аркасында автомобиль белән идарәне югалта һәм юл кырыена төшеп каплана. Биредә берничә тапкыр әйләнә. Машина салонында утырган ике пассажир хатын алынган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак була. Шофер үзе исә күпсанлы тән җәрәхәтләре алган, хәзер ул район хастаханәсендә дәвалана. Табиблар сүзенә караганда, пациентның хәле авыр. 

Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов әйтүенчә, һәлак булучылар икесе дә апалы-сеңелле, алар Түбән Чәке авылында яшәгән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте мәгьлүматларына караганда, һәлак булган пассажирлар иминлек каешын эләктермәгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә бармак аша карау, әнә шундый коточкыч фаҗигаләргә китерә дә инде.

ЮХИДИ инспекторлары тагын бер искәртә: иминлек каешын эләктерү алгы утыргычта утырган пассажирның юл-транспорт һәлакәте вакытында үлү яки җәрәхәт алу ихтималын – 50 процентка, ә артта барганнарның 25 процентка киметә. Машина ауган вакытта эләктерелгән каеш исән калу шансын биш тапкырга арттыра.
Россия административ хокук бозулар кодексының 12.6 маддәсе буенча иминлек каешы эләктермәгән машина йөртүче яки пассажирлар аркасында бер мең сум күләмендә административ штраф каралган.

 

Фотолар:  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading