«Татарстанны яратам! Сайлауга барам!» марафонына эшмәкәрләр дә кушылды. Татарстанның кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе 18 сентябрьдә тавыш бирүчеләргә кибетләрдә, кинотеатрларда һәм ягулык салу станцияләрендә ташламалар һәм бонуслар вәгъдә итә.
Ассоциация президенты Хәйдәр Хәлиуллин сүзләренчә, шул рәвешле алар республика халкының кәефен күтәрергә, сайлау көнендә бәйрәм атмосферасын тудырырга уйлаган. Казанлыларны 18 сентябрьдә көтәчәк сюрпризлар турында тулырак мәгълүматны www.vibiray.tatar. сайтыннан табарга була.
Сүз уңаеннан: «Татарстанны яратам! Сайлауга барам!» акциясенә утыздан артык оешма кушылды, әлеге сан көннән-көн үсеп тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар