16+

Тавыш бирү өчен уңайлы участокны сайларга мөмкин

Дәүләт хезмәтләре порталында гаризаны тавыш бирү көненә кадәр кимендә 3 көн кала тапшырырга мөмкин.

Дәүләт хезмәтләре порталында гаризаны тавыш бирү көненә кадәр кимендә 3 көн кала тапшырырга мөмкин.

2024 елның 8 сентябренә билгеләнгән сайлауларга әзерлек кысаларында Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында уңайлы сайлау участогын билгеләү өчен гариза бирүнең интерактив формаларыннан («Мобиль сайлаучы» сервисыннан) файдалану мөмкинлеге булдырылган.  Бу хакта Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр  министрлыгы хәбәр итә.

Региональ сайлауларда уңайлы участокны сайлау өчен түбәндәге сылтама буенча күчәргә кирәк - http://www.gosuslugi.ru/600411/1/form. Федераль сайлауларда  тавыш бирү участогын http://www.gosuslugi.ru/600412/1/form сылтамасы аша билгеләргә мөмкин.

«Мобиль сайлаучы» сервисыннан региональ һәм федераль дәрәҗәдә үткәрелгән сайлауларда актив сайлау хокукына һәм Дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасына ия гражданнар файдалана ала. 

Дәүләт хезмәтләре порталында  гаризаны  тавыш бирү көненә кадәр кимендә 3 көн кала тапшырырга мөмкин. Тавыш бирү берничә көн рәттән үткәрелгән төбәкләрдә моны тавыш бирүнең беренче көненә кимендә 3 көн кала эшләргә була. 

Бердәм көндә сайлаучылар өчен мөмкинлекләр турындагы тулырак мәгълүмат https://www.gosuslugi.ru/edg битендә урташтырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading