16+

Түбән Камада чүплеккә ташланган сабыйга яңа әти-әни табылган

Түбән Кама шәһәрендә әнисе чүп савытына ташлап киткән яңа туган сабыйны тәрбиягә алырга теләк белдергәннәр. Әлегә кызчык хастаханәдә дәвалана. Табиблар аңа Виктория дип исем биргәннәр. Тик яңа әти-әнисе аңа үзләре теләгән исем кушар, дип уйлыйлар.

Сабыйны үзләренә сыендырган гаиләнең үз балалары булуы да мәгълүм.
Исегезгә төшерәбез, әлеге җан өшеткеч хәл Түбән Камада 27 октябрьдә булган иде. Төнлә Евгений Ходырев дигән кеше Сөембикә урамындагы чүп савытында яңа туган сабыйга тап була. Бала бик нык туңса да, исән кала. Соңыннан аның әнисенең кем булуы да ачыклана. Бу сабыйдан кала 39 яшьлек хатынның тагын ике баласы бар, ә кечкенәсен ул өендә генә тапканлыгы билгеле була.     

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading