Конференциянең ерактан һәм якыннан килгән кунакларын филология фәннәре докторы, профессор, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин сәламләде. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов та театр сәнгатенең халык аңын үстерүдәге ролен ассызыклады. Тукайны да берничә тапкыр искә алдылар: “Театр яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми ул, уңга илтә.”
Халыкара конференциягә чит илләрдән дә шактый кунаклар килгән. Алар барысы да төрки халык вәкилләре, диярлек. Шуңа чыгышлары һәркем өчен кызыклы булды. Проблемалар, хәл итәсе мәсьәләләр уртак булганга бу шулай. Әзәрбәйҗан дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Исрафил Исрафилов сәхнә сәнгате үсешенә тукталды. Кызык кына мисаллар да китерде. Театрларда репертуарга кытлык башлангач, һәр язучыга пьеса язарга дигән приказ чыккан. Каләм тоткан һәркем: шагыйрь, прозаик булуына карамастан, пьеса язарга тиеш булган. Язганнар да. Араларында шактый уңышлылары да булган. Сайлап алырга да мөмкинлек туган. Зыяны да шактый тигән. Ләкин репертуар берничә елга шактый баеган.
Казахстанның Алматы шәһәреннән килгән театр белгече, пофессор Сания Кабдиева хәзерге казах театрының герой эзләве, күбрәк тарихка мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде. Мәскәүнең ГИТИСы Россия театрлары тарихы кафедрасы доценты Анна Степанова да милли театрлар турында тәфсилле чыгыш ясады. Ул Якут милли театрын һәм үзебезнең Камал театрын үрнәк мисал итеп китергәндә горурлы кхисләре кичердек. Хакас, Дагыстан, Башкортстан, Чувашия, Төркмәнстан, Карачай-Черкес,Үзбәкстан, Кабарда-Балкар, Кыргыз иленнеән килгән галимнәр дә үз чыгышларында милли театр сәнгатенең замана тудырган проблемаларын яктырттылар. Аны чишү юлларын күрсәттеләр. Кайбер чыгышлар танылган режиссерлар, драматурглар иҗатына багышланган иде. Бу зур сөйләшү театр елына йомгак кына ясап калмас, киләчәктә тамашачы күңеленә юлны да киңәйтер, якынайтырга да ярдәм итәр.
Комментарийлар