16+

Телефоннан ике минуттан артык сөйләшмә

Телефонны чалбар кесәсендә йөртү зыянлы, ди Роспотребнадзор идарәсе белгечләре.

Телефонны чалбар кесәсендә йөртү зыянлы, ди Роспотребнадзор идарәсе белгечләре.

Баксаң, телефон шалтыраган һәм элемтә урнашкан вакытта гаджетлар тулы куәтенә эшли икән, бу вакытта зарарлы нурлар да күп бүленеп чыга. Шуңа да белгечләр трубканы телефон шалтырагач та 10-12 секундтан соң гына колакка китерергә киңәш итә.
Телефоннан сөйләшү ике минуттан артмаска тиеш, ди.

Халык арасында телефоннан озак сөйләшү баш мие рагы китереп чыгара дигән сүзләр дә йөри. Онкологлар үзләре исә, бу факт дәлилләнмәгән, ди. Яман шешкә телефон ни дәрәҗәдә тәэсир иткәне төгәл ачыкланмаса да, гаджетлардан смс хәбәрләр язышу бармаклар, буыннарның үзгәрешенә китерүен раслаган. Кесә телефоннары күзгә дә сизелерлек зыян китерә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading