Аннан соң баланы юл хезмәткәрләре кире өенә кадәр китергәннәр.
Скопировать ссылку
Аннан соң баланы юл хезмәткәрләре кире өенә кадәр китергәннәр.
Чиләбе өлкәсендә баланы төн уртасында мәктәпкә озатканнар. Малайны юл хезмәткәрләре күреп алып шаккаталар һәм кире өенә кадәр китереп куялар. Ир-атлар бу хакта ачуланып видео яздырганнар, шуны социаль челтәрләргә урнаштырганнар.
Кызык та, кызганыч та очрак Златоуст шәһәрендә килеп чыккан. Урамнарны җыештырган вакытта, эшчеләр юл буйлап ялгыз баручы бер баланы күреп алганнар. Мондый вакытта кая барасың, дигән сорауга малай: "Мәктәпкә укырга барам", дип җавап биргән.
Ир-атларның берсе бу хәлгә шаккатып, баланы өенә кадәр китергән. Малайның әти-әнисенең сәгате туктап калган булып чыккан. Алар аңлатуынча, улларын алты сәгать алдан мәктәпкә җибәрүләре турында белмәгәннәр.
"Малайның хәтта телефоны да юк. Төнлә аның белән юлда әллә ни булырга мөмкин иде бит. Әгәр егылып берәр җирен сындырган булса. Педофиллар турында да ишетелеп тора. Фатирга кадәр китердек, әти-әниләренең аек булуына инандык. Алар сәгатьләренең туктап калуы турында аңлаттылар. Малай белән бар да тәртиптә булуына ышанасы килә", - дип сөйләгән юл эшчеләренең берсе.
Социаль челтәрләрдә әлеге видео куелганнан соң, барлык кулланучылар да, хәзер гаджетлар вакытында вакытны бутарга мөмкин булуына ышанмаган. Берәүләр малайның гаиләсен ашыгыч рәвештә опека органнары тикшерергә тиеш, дип язган. Ә башкалар балачакта үзләре дә шундый ук хәлдә булуын искә төшергән.
Комментарийлар
0
0
Ничек шулай булган микэн,сэгат лэре ой эчендэ берэу генэ микэнни конен карангымы, яктымы икэнендэ чамаламаган эти эни була микэнни
0
0
0
0
Балканы Ул гаилэдэн алырга кирэк, ангары сон булыр инде. Мин ошанмыйм аларга, эле сэгать гаепле булган инде, тэрэзэгэ карарга кирэк иде хайваннарда вакытын белэлэр, кайнар ширбэт эчеп ятканнар курэсен ахмаклар ничет сон узлэре эшкэ чыгып китмэгэннэр эээ Тамаша.
0
0
0
0
Нинди экият язганнар, бу бит баладан келу, издеваться иту дигэн суз дэресен генэ эйткэндэ, узлэрен чыгарып шулай жибэруче булмаган, урамда кеше юк икэнен белеп булсада чамаларга була иде инде бит, аллам сакласын
0
0