16+

Әти-әнисе белән биш бала янгында үлгән...

 18 ноябрь төнендә Башкортстанның Стәрлетамак районы Матвеевка авылында ике фатирлы кирпеч йортта янгын чыга.

 18 ноябрь төнендә Башкортстанның Стәрлетамак районы Матвеевка авылында ике фатирлы кирпеч йортта янгын чыга.

Коткаручылар килеп җиткәнче, ут телләре бөтен йортны камап алган була. Янгын сүндерелгән вакытта җиде кешенең мәете табылган, аларның икесе —гаилә башлыгы һәм аның хатыны, калганнары - аларның балалары. Медицина хезмәткәрләре тарафыннан аларның үлеме билгеләнгән.

«Янгын чыгуның сәбәбе билгеләнә, тикшерү-оператив төркем тикшерүчеләре эшли. Янгынны сүндерүгә 62 кеше һәм 25 берәмлек техника җәлеп ителгән», — дип яза «Башинформ».
Башлангыч мәгълүматлар буенча, гаиләдә барлыгы җиде бала тәрбияләнгән. Икесе исән калган, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading