16+

Тикшерү комитеты: Казанда ком суырган кыз турындагы хәбәрләрдән соң тикшерү башланды

Хәзер белгечләр килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклау өстендә эшли.

Тикшерү комитеты: Казанда ком суырган кыз турындагы хәбәрләрдән соң тикшерү башланды

Хәзер белгечләр килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклау өстендә эшли.

Казандагы балалар мәйданчыкларының берсендә ком суырган кыз турындагы хәбәрләр барлыкка килгән. Тикшерү комитеты әлеге факт буенча тикшерү алды эше башлаган. Бу хәл Гарифҗанов урамындагы йорт ишегалдында булган.
12 апрель көнне кич белән кыз бала комлыкта җир астына китә башлаган. Бил тиңентен төшеп киткән баланы тартып чыгару өчен аның әнисенә ярты сәгать вакыт кирәк булган. Хәзер хатын-кыз әлеге куркыныч зонаны кызыл тасма белән әйләндереп алуны таләп итә.
— Нык курыктым, "ком мине буып үтерер" дип уйладым. Бик салкын иде, аякларым туңды, - дип сөйләгән кыз килеп җиткән коткаручыларга.

"Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, - дип билгелиләр ТР Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.
Бу тирәдә урнашкан йортларда яшәүчеләр дә пошаманга төшкән, балалары белән бу мәйданчыкта йөрергә куркалар. Чөнки әлеге хәлдән соң да балалар мәйданчыгын куркыныч зона дип билгеләүче махсус лента белән уратып алмаганнар. ТСЖда белдерүләренчә, бу проблема белән алар шөгыльләнергә җыенмый.
Татарстанның Тикшерү идарәсе әлеге хәл буенча тикшерү башлады.

Фотода әлеге хәл булган урын

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading