16+

Тинчурин театры сезонны премьера белән яба

Сезон ябылыр алдыннан, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыны үзенең премьералары белән сөендерде. Әле шушы көннәрдә генә Наталья Нестерова әсәре буенча эшләнгән «Әллә ялгышым, әллә язмышым» дигән спектакль тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Аны татарчага артист Илфак Хафизов тәрҗемә итте, ә сценариесен режиссер Резидә Гарипова язып, аны сәхнәгә...

Тинчурин театры сезонны премьера белән яба

Сезон ябылыр алдыннан, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыны үзенең премьералары белән сөендерде. Әле шушы көннәрдә генә Наталья Нестерова әсәре буенча эшләнгән «Әллә ялгышым, әллә язмышым» дигән спектакль тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Аны татарчага артист Илфак Хафизов тәрҗемә итте, ә сценариесен режиссер Резидә Гарипова язып, аны сәхнәгә...

Вакыйга 1975 елларда бара. Люция ике бүрек табып кайта да газетага белдерү бирә. Әнә шул бүреккә дип килүчеләр арасында аның беренче ире дә бар. Аерылышуларына иренең хәмер белән дуслашуы сәбәп булган. Тормышта адәм баласы ялгышмый тормый. Люция төшенкелеккә бирелеп елап утыра торганнардан түгел. Ул төрле хәлләргә юлыга, ир-атларны танып җиткерми. Аннан соң тагын өч тапкыр кияүгә чыга. Соңыннан ирләренең өчесе аның янына, кабат бергә булыйк, дип килә. Соңгы ире дә Израильгә киткән җиреннән аны сагынып кайта. Алар кабат бергә булалар. Аның үткәннәре әллә ялгышы, әллә язмышы...

Спектакльдә 22 артист катнаша. Халыкның яраткан артистлары Исламия Мәхмүтова, Зөфәр Харисов, Люция Галләмова, Нуретдин Нәҗмиев, Резидә Төхвәтуллина, Ренат Шәмсетдинов, Ирек Хафизов кебек артистлар белән яшь актерлар да тамашачы күңеленә кереп калды. Аларның һәркайсы ышандырырлык, ихлас итеп уйный. Әсәрне һич тәрҗемә дип уйламассың. Ул Илфак Хафизовның беренче тәрҗемә әсәре икән.

- Студент чакларымда кызыксынып өзекләр тәр­җемә иткәнем бар иде. Резидә Гарипова бу әсәрне эшләп карарга киңәш бирде. Бер атна эчендә тәрҗемә дә иттем. Аннары бергәләп төзәтмәләр керттек. Җырларга көйне Резидә Гарипова язса, шигырьләрен Ранил Җамалиев белән бергәләп яздык. Репетицияләр вакытында артистлар да кайбер сүзләрен үзгәртеп уйнады. Исемнәрен дә үзем татарча итеп куйдым. Тамашачы ничек кабул итәр, әлегә билгесез, - дип сөйли Илфак.

Минзәлә Татар дәүләт драма театры режиссеры Дамир Самерханов та әлеге спектакльгә фикерен белдерде.
- Спектакль үзенең җиңеллеге белән, андагы әйтер сүзе белән тамашачы йөрәгенә сары май булып ята. Тамашачы анда шул образлар белән бергә яшәде. Спектакльдән соң күңелдә матур тойгылар гына калды. Бу спектакль режиссер Резидә Гарипованы тагын бер баскычка күтәрде. Шундый әсәр тәкъдим итү зур осталык сорый. Аның озын гомерле булачагына һич шигем юк.
Спектакльнең рәссамы - Булат Ибраһимов, хормейстеры - Алия Хәмзина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading