8-10 июль көннәрендә Казанда икенче гастрономия фестивале узачак.
Җәйнең иң мөһим вакыйгаларының берсе Каюм Насыйри урамындагы Иске Татар бистәсендә һәм Мәрҗани урамындагы Кабан күле яр буенда булачак. "Тәмле Казан" фестивале Татарстан башкаласы кунакларын һәм шәһәрлеләрне татар аш-сулары, танылган татар пешекчесе Юныс Әхмәтҗановның рецептлары белән таныштырачак. Чара рәсми рәвештә 8 июль көнне 17.00 сәгатьтә ачыла. 9 һәм 10 июль көннәрендә теләге булган кешеләр "Тәмле Казан" фестиваленә 12.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр килә алачак. Керү - бушлай.
Комментарийлар