16+

Төнге велофестка кушыл!

20 июльдән 21 июльгә каршы төндә Казанда төнге велофест узачак. Анда катнашучылар гадәти булмаган бәйгедә катнаша һәм шәһәр турында кызыклы фактлар белә алачаклар.

20 июльдән 21 июльгә каршы төндә Казанда төнге велофест узачак. Анда катнашучылар гадәти булмаган бәйгедә катнаша һәм шәһәр турында кызыклы фактлар белә алачаклар.

Велофестка теләгән һәркем кушыла ала – анда катнашу өчен теркәлү ачык, ул 20 июль 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген «эшлек­ле дүшәмбе» вакытында Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

Быел WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләр чемпионаты алдыннан велофест маршруты Совет районы объектлары аша узачак.
Фестивальдә катнашучылар кичке сәгать тугызда «Казан-Арена» стадионының «С» секторы янында җыела. Маршрут буенча биш тукталыш планлаштырыла: компрессорлар заводы, «Ракета» стадионы, КОМЗ янындагы базар мәйданында, ветеринария академиясе һәм кооператив институт янында.
Велофестта катнашу өчен kazanvelofest.ru сайтында теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә kzn.ru.

Узган ел төнге велофест Казанда 13 октябрьдә узды һәм меңгә якын катнашучыны үзенә җыйды. Анда катнашучылар Казанның кунакчыллык урыннары буенча – шәһәрнең керү капкалары, елга порты һәм тимер юл вокзалы, шәһәрнең үзәк парклары һәм скверлары, музейлар, әйдәп баручы рестораннар һәм башка мөһим объект­лар аша уздылар. Маршрутның озынлыгы 30 км тәшкил итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading